Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Ат чабышларын яратучыларны Казанда гаҗәеп тамаша көтә
^Ат чабышларын яратучыларны Казанда гаҗәеп тамаша көтә
(Казан, 11 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Иртәгә “Казан” Халыкара та-спорт комплексында беренче тапкыр төрле яшьтәге һәм төрле дәрәҗәдәге атлар катнашачак узышлар була.
Гандикап – күпкә көчсезрәк көндәшләргә аларның уңышка ышанычын тигезләү максатларында шартларда билгеле өстенлек тәкъдим ителә торган спорт ярышлары. Фора күләме алдан ук билгеләнә һәм ярышучыларның әзерлек дәрәҗәсе аермасына бәйле була. Мондый ярышлар чит илдә инде күптән уздырала. Төрле дәрәҗәдәге атлар бергә ярышканда төрле хәлләр булырга очрый: кайчагында беркемгә билгеле булмаган чабышкы беренче килергә, ә күп ярышларның алтын бүләгенә ия булган ат иң артта калырга мөмкин. Казан гандикапының бүләк фонды 440 мең сум тәшкил итә. Чараны оештыручылар гаҗәеп тамаша булыр дип ышандыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз