news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ашыгыч операция кирәк булу сәбәпле, Александр Сладковский хастаханәгә эләккән

Ашыгыч операция кирәк булу сәбәпле, Александр Сладковский хастаханәгә эләккән
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский «ашыгыч медицина операциясе кирәк булу сәбпәле» хастаханәгә яткан. Бу хакта Татарстан дәүләт академия симфоник оркестры матбугат хезмәте «Вконтакте» социаль челтәрендә оркестрның сәхифәсендә хәбәр итә.

«Операция катлаулы түгел, ләкин котылгысыз һәм билгеле бер тернәкләнү таләп итә», — дип аңлаттылар оркестрның матбугат хезмәтендә.

«Денис Мацуев дусларда» фестивале җитәкчелеге һәм Татарстан дәүләт академия симфоник оркестры чараның программаларын уздыруны Бөтенроссия конкурслары лауреаты, Чиләбе өлкәсе дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры Алексей Рубинга ышанып тапшырырга карар кылдылар, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot