Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ашыгыч медицина ярдәме хезмәте йорт түбәсеннән төшкән кар астында калган баланы коткарган
Казан фельдшерлары йорт түбәсеннән төшкән кар астында калган баланы коткарган. Бу хакта Казанның Ашыгыч ярдәм станциясе хәбәр итә.
18 мартта Ашыгыч медицина ярдәменең фельдшерлар бригадасы баланың өстенә түбәдән кар төшүе турында шалтырату кабул итә. 06-04 бригадасы алты минут эчендә килеп тә җитә. 12 яшьлек малай шәхси йорт дивары кырыенда басып торганда, шул урында түбәдән 1 метр биеклектәге кар өеме төшә. Бала тулысынча кар астында күмелеп калган. Малайның иптәше югалып калмаган: ашыгыч ярдәм чакырып, әтисенә дә дәшеп, баланы кар астыннан чыгару эшенә керешкәннәр.
Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәч, бригаданың йөртүчесе Фирдинант Шәехов та тиз генә коткару эшенә кушыла. Ир-атлар бергәләп кар көртендә күмелеп калган малайга юлны ачалар. Фельдшерлар Ирина Искәндәрова һәм Марс Миңнемуллин, баланы карагач, күзгә күренеп торган җәрәхәтләр тапмаган, ләкин ул шактый өшегән булган, киеме тулысынча юешләнгән. Ашыгыч ярдәм машинасында баланы җылытканнар, юеш киемен салдырып, җылыткыч кабызганнар. Аннары бала әтисенә тапшырылган, хастаханәгә илтүгә ихтыяҗ тумаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз