Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы вазифаларын Роман Джумабаев башкарачак
Чаллы шәһәренең Академик Р.С.Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы итеп Роман Джумабаев билгеләнгән. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Джумабаев вазифага Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашевның боерыгы нигезендә билгеләнгән. Белгеч медицина өлкәсендә күптән эшли: ул элек әлеге хастаханәдә баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары һәм утратавышлы диагностика бүлеге мөдире булган.
Хастаханәнең элеккеге баш табибы Марат Мөхәммәдиев кичә Республика клиник онкология диспансеры җитәкчесе итеп билгеләнде. Клиниканың элеккеге җитәкчесе Илгиз Һидиятов, ышанычны югалту сәбәпле, прокурор тәкъдиме нигезендә эшеннән азат ителде.
Видео: Чаллы шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе телеграм-каналы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз