news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ашыгыч медицина ярдәме табиблары кышкы салкында туңып яткан ир-атны коткарган

Ашыгыч медицина ярдәме табиблары кышкы салкында туңып яткан ир-атны коткарган
Фото: Казанның Ашыгыч ярдәм станциясе матбугат хезмәте җитәкчесе Ранель Сәлахов фотосы (ашыгыч ярдәм бригадасы рөхсәте белән куела)

Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 3нче бүлендек станциясе бригадасы чакыру буенча Казан урамнарының берсенә килгән.

65 яшьлек бер ир-атның инде берничә сәгать буе кышкы салкында кар көртендә ятуы турында хәбәр иткәннәр. Шаһитләр аның алкоголь куллану ихтималын, шуның нәтиҗәсендә исереп, тирән йокыга талганын әйткән. Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең социаль челтәрләрдәге каналларында чыккан мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә Ашыгыч ярдәм станциясе матбугат хезмәте дә раслады.

Табиб Г.Кашапова һәм фельдшер А.Искәндәров урынга килеп җитүгә, ир-атның шактый нык туңганын күреп ала. Кардиограф тоташтырганнар – башта тынлык булган. Йөрәк тибеше юк. Инде ир-атның гомере өзелгән дип уйлаганда, кинәт монитор экранында йөрәкнең сүлпән генә тибеше күренеп киткән. Ир-атның гомере кыл өстендә булса да, бригада шундук аны коткарырга өмет барлыгын аңлап алган. Табиб «эшлибез!» дип фәрман бирүгә, бригада реанимация чараларына керешкән. Медицина хезмәткәрләре тәне инде суынып барган ир-атның җанына җылы өреп, йөрәк тибешен кайтарган.

Синуслы ритм белән ир-атны Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Ашыгыч ярдәм хезмәте соңрак белешкәнчә, ул исән калган, хастаханәдә дәваланган һәм өенә кайтарып җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot