news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әсхәдуллиннар гаиләсе: Сайлауларга милли киемнәрдә барачакбыз

Әсхәдуллиннар гаиләсе: Сайлауларга милли киемнәрдә барачакбыз
Телемарафоннан скриншот

Быел Татарстанда яшь гаиләләр өчен туй үткәрүгә 100 мең сум күләмендә грант булдырылды. Бүген әлеге проектның җиңүчеләре яшь пар – Алмаз һәм Рамилә Әсхәдуллиннар гаиләсе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында узган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында кунак булды.

Алмаз һәм Рамилә үзенчәлекле профессия ияләре – этномузыкантлар, аларның туйларында да борынгы татар музыка уен кораллары яңгыраган.

«Без икебез дә этномузыка белән шөгыльләнәбез. Милли музыка уен коралларында уйныйбыз. Шуңа күрә милли музыка уен коралларын кулланып татар туе реконструкциясен булдырырга булдык. Безнең архивларда туйлар турында бик күп кызыклы материаллар сакланган. Кызганыч, бүгенге көндә без әлеге традицияләрне оныта барабыз, ләкин аларны кире кайтару мөмкинлеге бар, без шуның белән шөгыльләнәбез. Төрле уен коралларында милли көйләрне башкарабыз, никах мәҗлесендә аларны уйнадык», – дип сөйләде Алмаз Әсхәдуллин.

Алмаз туй үзенчәлекләре турында да сөйләде.

«Кияү буларак көймәдә килеп төштем. Яр буенда туганнарыбыз каршы алды, әнием кымыз эчертте, урам буйлап әйләндек, сорнай, домбраларда уйнадык, никахыбыз тирмәдә узды. Анда кыз елату, бирнә күрсәтү кебек традицияләрне искә алдык. Бүген Татарстан барлык юнәлешләрдә дә лидер. Без этномәдәнияттә дә Татарстан беренче булсын өчен тырышабыз. Татарларның борынгы уен коралларын да белсеннәр, танысыннар иде», – диде ул.

Яшь гаилә сайлауларга татар милли киемнәрдә барачакларын да искәртте.

«Сайлауга да әлеге матур милли киемнәрдә барачакбыз. Безнең милләтебез, республикабыз алга барсын. Зур җиңүләр булып торсын, җитәкчеләребезгә рәхмәт. Киләчәгебез дә яхшы кулларда булсын», – диде алар.

news_right_1
news_right_2
news_bot