news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан

Ул Җирдән 11 яктылык елы ераклыгында урнашкан.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган, уртача климатлы планета тапты. Ул Җирдән 11 яктылык елы ераклыгында урнашкан, аңа Ross 128 b дигән исем бирделәр, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы N+1 журналына сылтама ясап.

Массасы 1,35 Җир авырлыгына тигез планета актив булмаган кызыл кәрлә тирәсендә әйләнә. Галимнәр аны тереклек ияләре яши торган планета дип атарга ашыкмый. Чөнки аның нәрсәдән гыйбарәт икәнлеге әле мәгълүм түгел, анда су бармы-юкмы икәнлеген төгәл әйтүе кыен.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, Ross 128 b планетасында температура Цельсий буенча -4 градустан +20 градуска кадәр җитәргә мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100