news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Астрономия белгече күк йөзендәге гадәти күренешләрне дөрес аңламау очраклары булуын әйтте

Астрономия белгече күк йөзендәге гадәти күренешләрне дөрес аңламау очраклары булуын әйтте
Гөлүзә Ибраһимова

Физика һәм математика фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясе профессоры Дмитрий Вибе Милли китапханәдә «Космос куркынычмы» дигән темага лекция үткәрде.

«Җәмгыятьнең космосны күзаллавы бик әйбәт, дип әйтә алмыйбыз. Бу, күпмедер дәрәҗәдә, астрономиянең мәктәп программасында предмет буларак бер барлыкка килүе, бер юкка чыгуы белән бәйледер. Астрономия мәктәптә кирәкме, дигән сорауга астрономнарның да фикерләре төрле. Күк йөзендә хәрәкәтләр булып тора. Март башында Юпитер һәм Венера планеталары бер-берсенә якын килде. Бу - гадәти астрономик күренеш, әмма кешеләр өчен ул көтелмәгән һәм хәтта куркыныч булды», - дип сөйләде профессор.

Аның сүзләренчә, күк йөзендә янып торган нокталарны күреп, куркуга калган кешеләр тарафыннан бу күренешкә карата төрле фаразлар барлыкка килде.

«Бу безгә якыная торган объект түгел, бу - Венера һәм Юпитер, дигәч, ышанмыйлар. Кешеләр айдан да курка башлады. Мәсәлән, ай тирәсендә самолетлардан калган эзләр дә шүрләтә», - дип сөйләде ул.

Галим сүзләренчә, күпмедер дәрәҗәдә бу урта гасырларны хәтерләтә, чөнки ул вакытта да кешеләр күк йөзендә булган күренешләрдән курыккан.

30 апрельгә кадәр Милли китапханәдә фәнне популярлаштыруга багышланган лекцияләр уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100