Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә астрономик кыш 21 декабрьдә башлана
2026 елда Россиядә астрономик кыш 21 декабрь кичендә, Мәскәү вакыты белән 23:50 сәгатьтә башланачак.
Нәкъ менә шул вакытта Кояш, эклиптика буйлап хәрәкәт итеп, Көньяк ярымшарда күк экваторыннан иң ерак ноктага җитәчәк. Бу күренеш кышкы кояш торгынлыгы буларак билгеле. Шуннан соң Төньяк ярымшарда рәсми рәвештә астрономик кыш башлана.
18 декабрьгә кадәр Кояш Еланлы йолдызлыгында булачак, ә аннары Укчы йолдызлыгына күчәчәк. Кояш торгынлыгы вакытына аның авышлыгы күк экваторыннан көньякка таба ел өчен минималь 23,5 градус тәшкил итәчәк.
Шул ук вакытта, Көньяк ярымшарда яшәүчеләр астрономик җәйне каршы алачак. Анда 21 декабрь җәйге кояш торгынлыгы көне булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз