
Әстерхан өлкәсе Иске Канга авылында Татарстан коллективлары концерт куя. Концерт ачылышында Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы администрациясе җитәкчесе Павел Паутов, ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.

Фото: © Салават Камалетдинов
«Әстерхан өлкәсе губернаторы исеменнән, сезне бу искиткеч бәйрәм белән котлыйм. Сабантуй бәйрәме – якты, милли бәйрәм. Күпмилләтле Әстерхан өлкәсе халкы өчен ул – гомуммилли бәйрәм. Чөнки без барыбыз да бер-беребезгә кунакка йөрергә һәм барлык бәйрәмнәрне бергә үткәрергә яратабыз», - диде Павел Паутов.

Фото: © Энҗе Габдуллина
Васил Шәйхразыев Сабан туен милләтне саклый торган бәйрәм булуын әйтте. «Иртәгә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй була. Сабантуй дигәндә, ул безнең көтеп алган, яраткан милли бәйрәмебез. Ул татар халкының бөеклеген, кунакчыллыгын, мәдәниятен – бар нәрсәсен күрсәтә торган бәйрәм, безне берләштерә, җыя. Сабантуйның милләтне, телне саклап калу нигезендә роле зур», - диде ул.

Фото: © Энҗе Габдуллина
Концертны Татарстан республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле башлап җибәрде. Чарада шулай ук «Казан» бию ансамбле, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР халык артистлары Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова, Рөстәм Закиров һәм башкалар чыгыш ясый.

Фото: © Салават Камалетдинов
Иртәгә Әстерхан өлкәсе Три Протока - Җәмәле авылында Бөтенроссия авыл Сабан туе үтәчәк.

Фото: © Салават Камалетдинов