news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханның «Дуслык» җәмгыятендә һәлак булган лейтенант хөрмәтенә истәлек почмагы ачылды

Украинадагы махсус операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган лейтенант Азамат Фаил улы Бердиев хөрмәтенә Әстерханның «Дуслык» татар милли мәдәни җәмгыятендә истәлекле почмак ачылды. Шундый мөһим вакыйга Халыклар бердәмлеге көне алдыннан - 3 ноябрьдә узды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

  • Азамат Бердиев 1996 елның 11 июнендә Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Ярлы Түбә авылында туган. 2015-2016 елларда армия сафларында хезмәт итә. Ватан алдындагы бурычларны лаеклы үтәде. Алда үз тормышын хәрби хезмәт белән бәйләргә булган. Контракт буенча хәрби хезмәткә 2019 елда керешә.
  • 2022 елда Украинадагы махсус операция вакытында хәрби бурычын үтәгәндә каты яралана. Бераз хәле яхшыруга янәдән хәрби бурычын үтәргә китә. Россия Президенты указы белән «хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен» медале һәм «Ватан алдындагы казанышлары өчен» медаль ордены белән бүләкләнгән.
  • РФ Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен Дәүләт бүләге – «Батырлык ордены» белән үлгәннән соң бүләкләнде.

Мемориаль тактаны тантаналы ачу өчен Азаматның әти-әниләре, аның туганнары һәм якыннары чакырылган. Чыгышлардан соң катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориаль такта ачылганнан соң, кунаклар мемориаль комплекска чәчәкләр салды. «Дуслык» оешмасының конференцияләр залында батыр егет Азаматка багышлап Коръән укылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100