news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханнан Мөслим хәзрәт Юнысов: Хәзер диндә милләтне сакларга мөмкинлек юк

Әстерханнан Мөслим хәзрәт Юнысов: Хәзер диндә милләтне сакларга мөмкинлек юк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әстерхандагы «Ак мәчет»нең наиб хатыйбы, татар активисты Мөслим Юнысов өлкәдә татар теле юкка чыгып баруы турында сөйләде.

«Миңа калса, бездәге иң мөһим проблема – тел мәсьәләсе, чөнки Әстерханда тел юкка чыгып бара. Шәһәрдә яшәүче татарлар татарча сөйләшми. Татарча сөйләшүчеләр – 50 яшьтән өлкәннәр. Авыллардагы татарча сөйләшүче балаларны санар өчен бер кулның бармаклары да җитә. Бездә ике татар оешмасы бар: Бөтендөнья татар конгрессы канаты астындагы «Дуслык» һәм милли-мәдәни автономия. Аларның эшләре күбесенчә бию, җырлау, Сабантуй шул. Әйе, алары да кирәк, тик тел мәсьәләсе белән шөгыльләнмиләр, кызганыч», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, мәчеткә йөрүчеләрнең дә күпчелеге татарлар түгел, шуңа анда телне саклау мөмкинлеге юк.

«Элек Әстерхандагы мәчеткә күбесенчә татарлар йөри иде. Хәзер башка милләтләр күбрәк. Шуңа диндә милләтне сакларга мөмкинлек хәзер юк. Мәчетләрдә имамнар татарлар, вәгазьләр русча сөйләнә. Яшь татар имамнары да бар, тик телне белмиләр. Никах яки исем кушу мәҗлесендә татарча вәгазь сөйли башлыйсың икән, кунакларның яртысы сине аңламый. Әле үзләре русча сөйләвемне сорый, чөнки татар телен белмәгән туганнары килгән. Мин инде кайвакыт: «Үпкәләмәгез, мин татарча сөйлим», – дип тә әйтәм. Безгә шул мәҗлесләрдә генә татарча сөйләшергә калды, әле анда да мөмкинлек ябыла», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100