news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханнан Фаил Бердиев: Татарстан безне ярдәмсез калдырмый

Әстерханнан Фаил Бердиев: Татарстан безне ярдәмсез калдырмый
Салават Камалетдинов

Әстерхан өлкәсе Идел буе районының Яр-Түбә авылы башлыгы Фаил Бердиев Татарстанның һәрвакыт ярдәм итеп торуын ассызыклады. Бу хакта ул «Корстон» үзәгендә XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышындагы чыгышында әйтте.

Былтыр Бөтенроссия авыл Сабан туе Әстерханда узган иде. Фаил Бердиев Татарстан Рәисенә рәхмәт сүзләрен әйтте.

«Сезнең ярдәм булмаса, шундый зур бәйрәмнәр оештыра алмас идек. Татарстан безне ярдәмсез калдырмый. Олыларны да, яшьләрне дә онытмыйсыз. Башка милли иҗтимагый оешмалар безгә ак көнләшү белән карый. «Татарстан булу зур бәхетегез», - диләр», - дип сөйләде ул.

Фаил Бердиевның улы Азамат Бердиев былтыр махсус хәрби операциядә һәлак булган иде. Үлгәннән соң аңа Россия Герое исеме бирелде.

«Балам Азамат Казанны, Татарстанны яратты. Госпитальдә ятып чыкканнан соң, берничә көн генә өйдө торды, аннан Казанга кайтты», - диде ул.

Ул «С чего начинается Родина» шигыре сүзләре белән баларны тәрбияләү нигезендә гаилә һәм мәктәп торуын ассызыклады. «Балаларны яхшылыкка өйрәтмәсәк, яманлыкка өйрәтүчеләр табылыр», - диде ул.

«Корстон» үзәгендә XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уза. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, җыенда Россиянең 44 төбәгеннән һәм 5 чит илдән 800 делегат катнаша. Быел җыен Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100