news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханда Рәис Җаббаровка фотостенд куелды

2 декабрьдә Әстерханның «Батырлар аллеясында» Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Җаббаровка фотостенд ачылу тантанасы узды. Әлеге чараны Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте уздырды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

  • Рәис Кәбир улы Җаббаров 1932 елның 19 августында Әстерхан өлкәсе Нариман районы Курченко авылында туган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әстерхан татар сәхнәсенең остасы, актер, режиссёр, берничә китап авторы, хезмәт ветераны. «Әстерхан өлкәсендә күрсәткән казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән.

Әлеге чарага өлкәнең милли оешма вәкилләре, депутатлар, татар теле укытучылары җыелды.

«Халкыбызга хезмәт иткән геройларны белсеннәр, үрнәк алсыннар. Рәис абый 60 тан артык рольдә уйнаган, 1974 елдан башлап Әстерхан өлкә татар халык театрының алмашсыз режиссеры булып эшләгән, бихисап спектакльләрне, концерт программаларын сәхнәләштергән», – диде «Дуслык» җәмгыяте җитәкчесе Әнвәр Алмаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100