news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерханда «Мисс Этнофестиваль-2026» титулына татар кызы лаек булган

8 ноябрьдә Әстерхан шәһәрендә Россиядә халыклар бердәмлеге елы кысаларында уздырыла торган «Әстерхан берләштерә» этнофестивале үтте. Этнофестиваль программасында Гала-концерт һәм «Мисс Этнофестиваль» конкурсы узды, анда төбәкнең милли-мәдәни җәмгыятьләре вәкилләре катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Этнофестивальнең Гала-концертында «Дуслык» җәмгыятеннән «Заман» вокаль-хореография ансамбле һәм солист Әлфия Яксүмбәева чыгыш ясады.

«Мисс Этнофестиваль» конкурсына 11 халык вәкилләре гариза биргән: азәрбайҗан, әрмән, дагыстан, казах, ногай, рус, төрекмән, чечен, үзбәк һәм татар милләтләреннән икешәр кыз.

Бәйгедә катнашучылар үзләренең сәләтләрен һәм белемнәрен өч номинациядә ачып бирделәр: визитка, халык киемендә дефиле һәм иҗади номер. Бөтен кызлар да үзләренең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен лаеклы тәкъдим иттеләр.

Беренче этаптан ук «Дуслык» җәмгыяте вәкиле — Әминә Җаббарова беренчелек итте. Сәхнәгә һәр чыгышында ул атаклы Әстерханда яшәүче Җаббаровлар иҗади династиясенең лаеклы кызы булуын раслады. Аның визиткасы төбәк өчен авыр вакытларда татарларның үз-үзләрен корбан итүе турында иде. Әминә православие гыйбадәтханәләрен коткару, «Дуслык» җәмгыятенең яшьләр канаты җитәкчесе Азамат Бәрдиевнең махсус хәрби операциядәге сугышларда егетләрне коткарып, үз гомере бәрабәренә Россия Герое исеменә лаек булуы һәм башка мөһим фактлар турында искәртте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Мисс Этнофестиваль» конкурсының җиңүчесе 19 яшьлек Әминә Җаббарова булды. Ул Каспий диңгез һәм елга транспорты институтының студенты, «Дуслык» татар җәмгыяте вәкиле. Бу уңыш яңа казанышлар өчен этәргеч булсын, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot