news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерханда «Дуслык» татар милли мәдәни җәмгыяте Муса Җәлилгә багышланган чаралар үткәрде

15 февральдә Әстерханның «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте һәм «Ак калфак» активистлары 15 нче февральдә татар халкының каһарман шагыйре Муса Җәлилгә багышлап чаралар уздырдылар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

«Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте ветераннары Сафия Сәяпова һәм Сорур Мифтяева Муса Җәлил һәйкәле янында Әстерхан дәүләт университеты студентларына татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыды.

Шулай ук герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә татар җәмәгатьчелеге чәчәкләр салды.

Татар теле укытучылары мәктәпләрдә, мәдәният йортларында викториналар үткәрделәр. Киләче авылындагы рус Совет шагыйре Михаил К.Л. йорт музеенда Муса Җәлилгә багышланган истәлекле почмак бар. Әлеге музейда мәктәп укучылары өчен әдәби сәгать үткәрелде. Чарада шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләделәр. Әстерханга килүе, Киләче авылында 11 көн кунак булуы турында фото хроника карадылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100