news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерханда авыл Сабан туе өчен татар ишегалды төзелә

Әстерхан өлкәсендә яңа Кутум бистәсеннән көньяк-көнчыгыштарак 100 кв.метрдан артык мәйданда авыл Сабан туе кысаларында Татар ишегалды төзеләчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган. 

Ишегалдында музей, дүрт павильон,  мәчет, сәхнә, мич, йорт, күпер һәм кое урын алачак. 

Барлык эшләр 2023 елның 17 маена кадәр тәмамланырга тиеш, контрактның бәясе 12 млн 574 мең 647,49 сум. Әстерханда Татарстанның кечкенә бер өлешен Кукмара районы мәдәният йорты контроле астында «Домострой» ҖЧҖ төзиячәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot