news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан янында Бөтенроссия Сабан туе өчен татар ишегалды төзиләр

Әстерхан янында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе өчен май аенда мәдәни-этнографик мәйданчык ачылырга тиеш.

Моңа Татарстан бюджетыннан 12,5 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бу хакта төбәк интернет порталына таянып Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

План буенча, татар ишегалдында зур булмаган музей, милли бизәкле йорт, мич, кое, күпер урнашачак. Шулай ук мәчет төзеләчәк. Килешүне башкаручыга нәкъ менә Татарстанда җитештерелгән материаллар һәм эшләнмәләрне кулланырга тәкъдим ителде.

Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин бу чараның киң күләмле булачагы турында берничә тапкыр билгеләп үтте. Ул 27 май көнне булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100