Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әстерхан өлкәсенең Знаменск частендә хезмәт итүче Зәй районы солдатлары хәрби ант бирде
Зәй делегациясе Әстерхан өлкәсенең Знаменск хәрби частендә хәрби ант кабул итү тантанасында катнашты. Зәйнең 8 егете өчен истәлекле чара булды - яшь солдатлар хәрби ант кабул итте. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.
Бу мөһим чарада Зәй районы җитәкчелеге, егетләрнең әти-әниләре һәм якыннары катнашты. Делегацияне Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкләде.
Ул Зәй егетләрен сәламләп, аларны мөһим вакыйга — ант кабул итү тантанасы белән котлады, уңышлы хезмәт итүләрен, тыныч күк йөзе, исән-сау кайтуларын теләде. Хәрби частьтә шулай ук район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район хәрби комиссариатыннан белгеч-эксперт Георгий Борисов та булды.
Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәре хәрби часте белән Зәй районы 2007 елдан хезмәттәшлек итә. Бу вакытта районнан 350дән артык егет әлеге частьтә хезмәт иткән. 2025 елның язында 75376 нчы хәрби часть сафларына Зәйдән тагын хәрби хезмәткә алынучы 12 егет кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз