news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерхан өлкәсендәге Бөтенроссия авыл Сабан туенда дөяләр чабышы уздырылды

Әстерхан өлкәсендәге Бөтенроссия авыл Сабан туенда дөяләр чабышы уздырылды
Энҗе Габдуллина

Бүген Әстерханның Три Протока - Җәмәле авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда дөяләр чабышы уздырылды. Дөяләр чабышы Әстерханда киң таралган. Бу өлкәдә 20 ел дәвамында дөяләрне ярыштыралар.

Быел чемпион исемен Калмык Республикасыннан Дамир Дюсенбаев алды. Ул алдагы елны да беренчелекне яулаган була. Дамирның Лада исемле дөясе 2 км араны 4 минут 5 секунд эчендә үтте. Җиңүчегә бүләк – 200 мең сум акча. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot