Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әстерхан өлкәсендә Тукайга багышланган шигырь укучылар конкурсы узды
Әстерхан өлкәсендә «Дуслык» татар милли-мәдәни оешмасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган шигырь укучылар конкурсын уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әдәби ярышта Идел буе һәм Нариман районнарыннан, шулай ук Әстерхан шәһәреннән яшь талантлар катнашты. Балалар шагыйрьнең әсәрләрен укыды, аның иҗаты турындагы белемнәрен һәм шагыйрьгә булган мәхәббәтләрен күрсәтте.
Конкурста беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаган җиңүчеләр Габдулла Тукай юбилеена багышланган 26 апрельдә узачак бәйрәм концертында чыгыш ясау мөмкинлеген ала. Бу яшь шигырь укучыларга үз осталыкларын киң аудитория белән уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек булачак.
Балаларның чыгышларын компетентлы жюри бәяләде. Быел жюри составында «Дуслык» татар милли-мәдәни оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев, «Дуслык» татар милли-мәдәни оешмасы рәисе урынбасары Роза Бикбаева, «Ялкын» ансамбле җитәкчесе Галия Акъегетова, «Ак Калфак» Әстерхан татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Адилә Йосыпова, тарих белгече Әнзия Тихомирова-Закәрҗаева, Әстерхан язучысы Камил Гайсин иде.
Конкурс җылы һәм дустанә атмосферада узды, барлык катнашучыларда һәм кунакларда уңай тәэсирләр калдырды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз