Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әстерхан өлкәсендә «Татар халкының җаны» дип аталган бәйге булды
19 май көнне Әстерхан «Дуслык» татар милли мәдәни җәмгыяте «Татар халкының җаны» дип аталган бәйге уздырды. Гаилә елы кысаларында оештырылган чара иң яхшы шигырь сөйләү, җыр һәм бию башкару бәйгеләре рәвешендә булды. Төрле номинацияләрдә 60 тан артык кеше катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
«Шигырь номинациясендә катнашучылар туган телнең матурлыгы һәм байлыгы,кече ватан,ана, гаилә турында шигырьләр укыдылар. Җырларны да катнашучылар хисле,матур итеп, композиторларның һәм авторларның уйларын тоеп башкардылар. Биючеләр халкыбызның иң матур биюләрен биеп күрсәттеләр. Гаилә белән бергәләшеп чыгыш ясаучылар да, үз шигырьләрен укучылар да булды. Һәрбер номинациядә башка милләт вәкилләре дә катнашты. Иң яшь катнашучыга 6 яшь,иң олысына 75 яшь», – дип яза Әстерханнан Наилә Есенбаева.
«Бүгенге бәйгенең максаты – халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен саклап калу, башка милләт вәкилләре белән дуслыкны ныгыту. Безнең оешмабыз «Дуслык» дип атала. Безгә кунакка төрле милләт вәкилләре килә. Бүгенге чарада аларның да катнашуына без бик шатбыз. Әстерхан өлкәсе күп милләте регион. Катнаш гаиләләр бик күп. Шул гаиләләрдә татар телендә сөйләшүче балалар булуына мин бик куанам», – диде Әнвәр Алмаев.
Катнашучылар гаҗәеп матур бәйгене оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерде. Барлык катнашучылар дипломнар белән бүләкләнделәр. 1нче урын алучыларга бер мең акча алу сертификаты тапшырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз