news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан өлкәсендә татар теле укытучылары өчен бәйрәм оештырылды

Әстерхан өлкәсендә татар теле укытучылары өчен бәйрәм оештырылды
Фото: tatar-congress.org

Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев татар теле укытучыларын һәр ел саен Укытучылар көне һәм Яңа ел белән котлап төрле чаралар уздыра. Быел да ул мул табынлы бәйрәм оештырган. Әстерхан өлкәсендә татар милли мәдәниятен, телен һәм татар халкының тарихын саклап калу эшен актив алып бараган 17 укытучы кунакка килгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укытучылар татар телен мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәчетләрдә һәм «Дуслык» оешмасында укыталар. Барлык татар теле укытучылары Әстерхан өлкәсендә эшләп килгән «Ак калфак» татар хатын кызлары оешмасы активистлары.

Әнвәр Алмаев һәм «Дуслык» оешмасы рәисе урынбасары Рәсим Рамазанов укытучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.Тәбрикләү, рәхмәт сүзләре, изге теләкләр яңгыраганнан соң, укытучылар үзләренең эш-гамәлләре белән уртаклаштылар. Укытучылар башкарган милли җырлар бәйрәмдә аеруча күңелләргә хуш килде. Чәй табыны артында «Гаилә елын» ябу тантанасы турында да фикер алышулар булды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100