news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан өлкәсендә карбыз балы ясаучы: Максат - яшьләргә авылда акча эшләп булуын күрсәтү

Әстерхан өлкәсендә карбыз балы ясаучы: Максат - яшьләргә авылда акча эшләп булуын күрсәтү
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әстерхан өлкәсенең Нариман районы Кәменни (авт. – русча Линейное) авылыннан эшмәкәр Ринат Бикчураев кавын, карбыз үстерә һәм аларны эшкәртә. Беренче максат – үз мисалымда яшьләргә авылда да акча эшләп булуын күрсәтү, ди ул.

Ринат Бикчураев Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаша. Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган дискуссия мәйданында чыгыш ясады.

«Безнең әби-бабайлар гомер буе карбыз, кавын үстергән. Хәзер дә авыл тирәсендә 15-20 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Ачык туфракта беренче уңышны июнь аенда алабыз, соңгылары – октябрьдә. Гектардан 100 тоннага кадәр карбыз, 80 тоннага кадәр кавын җыела. Без үстерү процессында гына туктап калмадык. Былтыр карбыз, кавынны эшкәртү хезмәтен башлап җибәрдек. Эксперимент рәвешендә эшләп караган карбыз балы бик кызыклы проектка әйләнде. Шулай ук карбыз, кавын кайнатмасы, киптергән кавын, цукаты җитештерәбез», - дип сөйләде.

Ул үз мисалында яшьләргә авылда акча эшләп булуын күрсәтергә теләвен әйтте.

«Беренче максат – үзебезнең мисалда яшьләргә авылда да акча эшләп булуын күрсәтү. Яшьләр шәһәргә юнәлә. Туган җирегездән кая качасыз, монда да акча эшләп була, дигән мәгънәне җиткерәсе килә», – ди ул.

Быел Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергәлектә оештырылды. Бүген делегатлар 4 мәйданда үз фикерләрен җиткерә алды. Авыл продукциясен эшкәртү һәм сату мәсьәләләренә багышланган секциядә делегатларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов сәламләде.

«Татар авыллары эшмәкәрләре җыены республикабыз өчен генә түгел, читтә яшәүче милләттәшләребез өчен дә бик зур вакыйга. Авыл хуҗалыгы телебезне, динебезне, милли гореф-гадәтләрне саклауда алыштыргысыз роль уйный», – диде ул һәм Татарстанның эшкәртү сәнәгате белән таныштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100