news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әстерхан өлкәсе мөфтие Назыймбәк Ильясов вафат

Әстерхан өлкәсе мөфтие Назыймбәк хәзрәт Ильясов вафат. Аңа 72 яшь булган. Мөфтинең озак авырудан соң вафат булуы турында хәбәр ителә.

Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы сайты язуынча, Назыймбәк хәзрәт Әстерхан төбәк мөселманнар Диния нәзарәте җитәкчесе вазифасына 1999 елда билгеләнгән. Ул җитәкчелек иткән вакытта төбәктә ислам динен торгызу, мәчетләр һәм гыйбадәт йортлары төзү һәм реконструкцияләү буенча зур эш башкарыла. Әстерхан шәһәре һәм Әстерхан өлкәсе буенча мәхәлләләр саны 4тән (1990 ел) 72гә (2022 ел) кадәр җитә.

Аның төбәктә мәгариф һәм рухи-әхлак эшчәнлегенә, мәдрәсәләр ачуга керткән өлеше зур. Мөфти дин һәм җәмәгать эшлеклесе була. Аның Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Казые сыйфатында эшчәнлеге кысаларында динара диалогны үстерү, Россия өммәтен берләштерү һәм ныгыту эшендә төбәк һәм федераль масштабтагы күп кенә чаралар тормышка ашырылды, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100