news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әстерхан мәктәбе директоры Татарстанның атказанган укытучысы булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әстерханда Габдулла Тукай исемендәге 74нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Надежда Гоголевага «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирде. Бу хактагы карар республика җитәкчесе сайтында чыкты.

Гоголевага мактаулы исем мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен бирелгән, диелә документта. Әстерханда бу мәктәп 1926 елда оештырылган.

Миңнеханов икенче карар белән Олимпия чемпионы Б.Г.Кузнецов исемендәге спорт мәктәбенең грек-рим көрәше буенча тренеры, Әстерхан өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Фәрит Кадыйровка «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре» исемен тапшырды. Ул физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен бүләкләнде.

Моннан тыш, Әстерхан өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияты рәисе Динара Мәҗитовага татар милли мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткәне өчен «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100