news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыевка «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» медале бирелде

Васил Шәйхразыевка «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» медале бирелде
Салават Камалетдинов

Җәмәле авылында узган XIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин Әстерхан өлкәсе үсешенә өлеш керткән татарларга бүләкләр тапшырды.

ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» орден медаленә лаек булды.

Шулай ук Әстерхан өлкәсе губернаторының Мактау билгесенә Татищев исемендәге Әстерхан дәүләт университетының тәрбия эшләре буенча проректоры Фәридә Рекишева бүләкләнде.

Игорь Бабушкин шулай ук Сабантуйга җыелган халыкны, башка төбәк кунакларын сәламләде.

«Барыгызны да сабан бәйрәме белән котлыйм. Әстерханда Бөтенроссия авыл Сабан туен каршылау безнең өчен зур горурлык. Без кадерле кунакларыбызны каршы алуыбызга шатбыз. Әстерханда Сабантуй һәрвакыт зурлап үткәрелә. Сабантуй – безнең күпмилләтле өлкәбезне берләштерүче бәйрәмнәрнең берсе. Өйләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим», – диде Игорь Бабушкин. 

Моңа кадәр Әстерхан өлкәсендә ике тапкыр федераль Сабантуй үткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100