news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әстерхан эшмәкәре, күп балалы ана Лилия Габидова Казанда балык кибете ачарга тели

Әстерхан эшмәкәре, күп балалы ана Лилия Габидова Казанда балык кибете ачарга тели
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әстерхан шәһәренең «Аквариум» балык кибетләре челтәре җитәкчесе, өч бала әнисе Лилия Габидова «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында катнашканнан соң, Казанда хезмәттәшләр табылыр, дип ышана.

«Минем гаиләм – байлыгым. Балаларны тәрбияләү белән бергә, мин бизнес белән дә шөгыльләнәм. Безнең продукция брендка әйләнде, 25 ел элек бу эш авылда башланды. Әти-әни, абый белән ишегалдында балык тозлый идек. 18 елдан соң, бина сатып алу мөмкинлеге булды, шулай безнең эш башланды», – диде ул.

Эшмәкәр Әстерханда узган бөтенроссия авыл Сабан туен искә алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка бу бәйрәм өчен рәхмәт әйтте. «Без әле дә бу бәйрәмне искә алабыз. Мин бу форумда катнаша алуыма бик шат. Хезмәттәшләр табармын, форумнан соң 6нчы кибетебез барлыкка килер, дип ышанам. Бәлки, Казанда ачылырбыз», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot