news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Астанадагы симпозиумда татар-төрек галимәсе Галимҗан Ибраһимов әсәре турында сөйләде

Казахстан белән Азәрбайҗан арасындагы хезмәттәшлеккә 30 ел тулу уңаеннан оештырылган фәнни симпозиумда Галимҗан Ибраһимов әсәре турында доклад тәкъдим ителде. Аны Төркиянең «Кавказ» университетында эшләүче галимә Чулпан-Зариф –Четин әзерләгән.

Филология фәннәре докторы Чулпан Зариф-Четин татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның «Казах кызы» романындагы дини элементларны тикшергән, казах халкының ыруглык идарәчелеге шартларында яшәү рәвешендә Аллаһка ышануын анализлаган.

Галимә әйтүенчә, әсәрдә Ислам диненең сөнни мәзһәбе буенча Аллаһка ышануның барлык шартлары диярлек искә алынган, Аллаһ, Коръән китабы, ахирәт, язмыш һәм сынауларга ышанулар вакыйгалар аша җиткерелгән. Шулай ук әүлияләр, Коръән сурәләре, аятьләр, хәдисләр, Аллаһның исемнәре язылган бөтиләр турында мәгълүматлар китерелгән.

Чулпан Зариф–Четин Галимҗан Ибраһимовның бу романын казахларның тормыш энциклопедиясе дип бәяләргә мөмкин булуын белдерде. Чөнки анда кардәш халыкның тормыш-көнкүреше белән бәйле иң нечкә детальләргә кадәр тасвирланган. Шунлыктан аның чыгышы «Галимҗан Ибраһимовның «Казах кызы» романында дини элементлар» дип атала.

XXX халыкара фәнни симпозиум «Элгер» фәнни үзәк һәм Евразия милли университеты тарафыннан Казахстанның Астана каласында зум платформасы аша онлайн үткәрелде. Анда Азәрбайҗан, Казахстан, Германия, Грузия, Россия, Татарстан, Төркия, Швеция, Үзбәкстан кебек илләрдән 42 галим катнашты. Татарстаннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты галимәсе Рузия Сафиуллина чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100