news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Астанада узачак Нәүрүз бәйрәмендә 300 мең кеше катнашыр дип көтелә

Фуд-кортта пылау һәм бавырсаклар әзерләү өчен казаннар урнаштырылачак.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Казахстан башкаласы Астанада узачак Нәүрүз бәйрәмендә 300 мең кеше катнашыр дип көтелә. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Бәйрәмнең быелгы программасы концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр, төрле бәйгеләр, спорт ярышларын (һ.б.) үз эченә ала.

Нәүрүзне бәйрәм итү концепциясе, сәхнә, биналар һәм якын-тирә территорияләрне бизәү буенча эскизлар әзерләнгән. «Бәйрәм кысаларында төрле форматтагы 40тан артык чара үткәрү күздә тотыла. Спорт ярышлары һәр елдагыча Нәүрүзнең аерылгысыз өлеше булачак», - дип искәртте оештыручылар.

Фуд-кортка аерым зона каралган. Этноавыл территориясендә пылау һәм бавырсаклар әзерләү өчен казаннар урнаштырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100