news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Астанада Тукай иҗаты буенча диктант узган

Катнашучылар – татар теле курсларын тыңлаучылар, «Шүрәле» танылган әкиятеннән өзек язган.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Астанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукай язы-2017» чаралар циклы башланган. Иң беренче булып Л. Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты базасындагы Каюм Насыйри исемендәге мәдәни-мәгариф үзәге институтында диктант язу үткәрелгән. Катнашучылар – татар теле курсларын тыңлаучылар «Шүрәле»  танылган әкиятеннән өзек язган.

Чараны башкаланың «Дуслык» Татар мәгариф мәдәни үзәге оештыра.

«Диктант җиңүчесен без йомгаклау чарасында атыйбыз. Шулай ук 15 апрельдә урта сыйныфлар арасында игълан ителгән "Без Шүрәлене ясыйбыз" балалар рәсемнәре бәйгесе җиңүчеләре дә әйтеләчәк. Апрель-май дәвамында шигъри Сабантуй, тематик китап күргәзмәсе, ачык дәресләр һәм "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узачак. Моннан тыш "Астана Тукайны укый" видеофлешмобы дәвам итәчәк», – дип сөйләде Астана шәһәренең «Дуслык» үзәге җитәкчесе Җәннәт Низаметдинова.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot