news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Астанада Татарстан сәнгать осталарының гаҗәеп гала-концерты узды

Тантана Казакъстанда Татарстан көннәре кысаларында оештырылды

(Астана, 20 сентябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Кичә Астанада Тынычлык һәм дуслык сараенда Татарстан сәнгать осталарының гаҗәеп гала-концерты узды. Тантана Казакъстанда Татарстан көннәре кысаларында оештырылды

Дуслык һәм тынычлык сарае фойесында Татарстан фотокүргәзмәсе һәм республика халык һөнәрчелеге осталары күргәзмәсе оештырылган иде. Экспозиция белән танышканнан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов җитәкчелегендәге рәсми делегация алкышлар астында сарайның опера залына керде.

Тантана Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышыннан башланды. Алар "Казан сөлгесе" номерын тәкъдим итте. Тамашачылар бер үк вакытта зур экранда Татарстан турында фильм да карый алды.

Аннары Артур Минһаҗев белән Марат Галимов, Татарстан Дәүләт оркестырына кушылып, "Сәлам-сәлам" җырын башкарды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов тамашачыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

 "Астанага рәхим итегез, туганнар. Без Казакъстаның яшь башкаласы Астананың этник яктан якын, икътисади көчле һәм рухи яктан бай дус - Татарстан Республикасын кабул итүе кебек тарихи вакыйга шаһитлары булдык", - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Имангали Тасмагамбәтов. Ул быел Астана белән Казан арасында тугандаш статус рәсми рәвештә беркетелүгә 10 ел тулу хакында искәртеп узды.   

"Бу еллар ике як өчен дә файдалы икътисади хезмәттәшлек өчен дә, рухи-мәдәни күтәрелеш өчен дә үзенчәлекле булды. Хәзер без ике башкала халкына да яхшы якка хезмәт итүче уңай динамика турында горурлык белән сөйли алабыз", - дип белдерде Астана хәкиме.

Рөстәм Миңнеханов Казакъстан башкаласы халкын һәм кунакларны сәламләде. Ул республика җитәкчеләренә Астанада Татарстан көннәрен үткәрүдә теләктәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Бу бик зур бәйрәм! Безне шулай җылы каршы алуыгыз өчен рәхмәт", - диде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Астанага зур делегация килгән. Концертка кадәр Татарстан көннәре кысаларында бизнес-форум һәм берничә рәсми очрашу узган. "Без Казакъстан татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очраштык, ә иртәгә Сабан туе бәйрәме көтелә. Биредә бик күп татар яши, алар Казакъстан җитәкчеләренә бик рәхмәтле. Минем дә Казакъстан Президентына татар милләте вәкилләренә теләктәшлек иткән өчен рәхмәт әйтәсем килә", - диде республика башлыгы, аннары, мондый очрашулар ешрак булсын иде, дигән теләген җиткерде.

Рәсми сәламләүләрдән соң, Татарстан Дәүләт симфоник оркестры үзләренең визит карточкасы саналган "Стан Тамерлан" әсәрен башкарды, тамашачылар аларны алкышларга күмде.

Регина Вәлиева белән Илүсә Хуҗина "Казакъ вальсы"н башкарды. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солистлары Нурлан Канетов белән Кристина Андрееева Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балетынннан өзек тәкъдим итте.

Артур Исламов, Әхмәт Аһади, Эльмира Кәлимуллина, Альберт Әсәдуллин, Хәмдүнә Тимергалиева кебек башкаручыларны да көчле алкышларга күмделәр. 

"Казан егетләре" төркеме "Татарстан Республикасы" җырын башкарганнан соң, залдагы халык концертны оештыручыларга онытылмаслык кич өчен рәхмәт йөзеннән, торып басты. Әмма бу финал түгел иде әле. Иң ахырда зал, баскан килеш, татар халкының рәсми булмаган гимны - "Туган тел"не җырлады. 

Фотосурәт - prav.tatarstan.ru сайтыннан.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100