news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Астанада Татарстан белән Казакъстан эшлекле даирәләре бизнес-форумы узды

Очрашу кысаларында Татарстан белән Казакъстан вәкилләре хезмәттәшлек турында килешү имзалады

  (Астана, 19 сентябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Астанада Казакъстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәренә багышланган рәсми чаралар башланды.

Татарстан һәм Казакъстанның йөзләгән вәкилләре катнашындагы зур чара Астана белән Татарстан эшлекле даирәләре бизнес-форумы белән ачылды.

Форум башланганчы, Казакъстан вәкилләре “Хан Шатыр” сәүдә-күңел ачу үзәге янында урнаштырылган Татарстанның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәсен карады. Анда ТР ның “Татнефть” ААҖ, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ, “Кукмара металл савыт-сабалар заводы” ААҖ һ.б. кебек 20 дән артык предприятие һәм оешма үз продукциясен тәкъдим иткән.

Аннары Астана белән Татарстан предприятиеләре вәкилләре, шулай ук республикалар җитәкчелеге вәкилләре бизнес-форумда катнашты.

Казакъстан Премьер-министрының беренче урынбасары Бәхетҗан Сагынтаев форумда катнашучыларга Казакъстанда инвестицион капитал җәлеп итү һәм бизнесны үстерү өчен уңай шартлар булдырылуы хакында сөйләде. “Нәтиҗәле хезмәттәшлеккә этәргеч булырлык фикер алмашу булыр, дип ышанам”, - дип билгеләп үтте ул.

ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов үз чиратында, Татарстаннан Казакъстанга рәсми чараларга 700 гә якын кеше килүе, шул исәптән республика предприятиеләренең 65 директоры килгәне турында хәбәр итте.

“Без актив хезмәттәшлеккә өметләнәбез, яхшы нәтиҗә көтәбез”, - дип ассызыклады Р. Зарипов һәм нефть химиясе тармагы, машина төзелеше, энергетика комплексы үсеше, IT-кластер турында сөйләде. “Без хезмәттәшлеккә әзер”, - диде ул.

ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың агросәнәгать комплексы, шулай ук аны актив төстә үстерү буенча планнар турында сөйләде.

Рәсми очрашу ахырында Казакъстан Инвестицияләр һәм үсеш министрлыгының “Kaznex invest экспорт һәм инвестицияләр агентлыгы” АҖ белән Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Татарстан көннәре кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Казан мэры Илсур Метшинның Астанага визиты көтелә.

Иртәгә “Хан-Шатыр” сәүдә–күңел ачу үзәгендә Сабан туе, ТР сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе узачак. Сабан туе кысаларында Татарстан артистлары концерты, милли көрәш планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100