news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Астанада "Татар кызы-2019"ны онлайн сайлыйлар

Иң күп лайк җыйган катнашучы җиңүче титулына ия булачак.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). Астанада "Татар кызы-2019"ны онлайн сайлыйлар. Бу хакта Астана татарлары һәм башкортларының "Таң" мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Матурлык һәм зирәклелек бәйгесенең финалында 16-24 яшьлек тугыз кыз ярыша. "Татар кызы" исеменә лаек булырга теләүчеләр арасында тәрҗемәчеләр, дипломат, табиб, психолог, туризм буенча менеджер, икътисадчы, архитектор-дизайнер һ.б. һөнәр ияләре бар. 
 
Астанада "Татар кызы-2019" бәйгесенең финалы май аенда узачак. Онлайн рәвештә тавыш бирү дә финалга кадәр дәвам итә. Иң күп лайк җыйган катнашучы җиңүче булачак, диелә хәбәрдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100