news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Астанада "Татар кызы-2019" конкурсында катнашырга теләүчеләрне сайлыйлар

Матурлык һәм сәләтлелек бәйгесе быел төбәктә өченче тапкыр оештырыла.

(Казан, 4 февраль, "Татар-информ"). 17 февраль көнне Астана шәһәрендә "Татар кызы-2019" матурлык һәм сәләтлелек бәйгесенең төбәк өлешенә сайлап алу уздырыла. Бу хакта җирле татар һәм башкорт яшьләренең "Таң" оешмасы хәбәр итә. 
 
Бәйгедә 16-25 яшьлек татар телен яхшы белгән, бар яктан да килгән туташлар катнаша ала.  
  • Татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын торгызу һәм үстерү, халыкның мәдәни мирасын саклау һәм яшь буынга җиткерүне максат иткән бәйге Казахстанда өченче тапкыр уздырылачак.  
Конкурсның быелгысы Казахстанда "Яшьләр елы" кысаларында үткәрелә. "Татар кызы"ның төбәк күләмендә җиңүчесе Халыкара конкурска юллама ала. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot