news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Астанада Сабан туе бәйрәме киң колач белән узды

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Астана шәһәре хакиме Имангали Тасмагамбәтов булды

(Астана, 20 сентябрь, "Татар-информ", Люция Камалова). Бүген Астанада, Казакъстанда Татарстан көннәре кысаларында, киң колач белән Сабан туе уздырылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Астана шәһәре хакиме Имангали Тасмагамбәтов,  Россия Федерациясенең Казакъстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булды.

Сабан туе "Хан Чатыр" сәүдә үзәге каршындагы мәйданда үтте. Бәйрәм башланыр алдыннан кунаклар Татарстанның сәнәгый һәм авыл хуҗалыгы куәте чагылдырылган күргәзмә белән танышты.

Искәртеп узабыз: Астанага рәсми һәм бәйрәм чараларына Татарстаннан 700 гә якын кеше барды, шул исәптән республиканың 65 предприятие директоры.

Күргәзмә белән танышканнан соң, шәрәфле кунаклар Сабан туена юнәлде. Мәйданга керү юлында аларны милли киемнәр кигән, кулларына милли тәм-томнар тоткан кызлар каршы алды. Рөстәм Миңнеханов алардан авыз иткәннән соң, үзенә сузган түбәтәйне алды һәм Астана хакиме Имангали Тасмагамбәтов башына кидерде.

Бәйрәмдә кунаклар көрәш карады. Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Имангали Тасмагамбәтов татар һәм казакъ уеннарында катнашты. Астана хакиме күзләрен бәйләгән килеш чүлмәк ватарга тырышса, Татарстан Президенты "Асык ату" дигән уенда үз көчен сынап карады.

Бәйрәм концерты "Сабан туе" сәхнәләштерелгән тамашадан башланды, аны Татарстан сәнгать осталары башкарды. Аннары сәхнәгә рәсми затлар чакырылды.

"Бүген без үзенчәлекле вакыйга шаһитлары булдык: без дусларны гына түгел, кардәшләребезне - Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасын каршы алдык", - дип җәмәгатькә мөрәҗәгать итте Имангали Тасмагамбәтов. Ул Астанада Татарстан Мәдәнияте көннәрен оештырган өчен рәхмәт белдерде һәм октябрь аенда Казакъстан һәм Татарстан башкалалары арасында кардәшлек турында килешү төзелгәнгә 10 ел тулуын искәртте.

"Бүген без биредә юбилей датасын билгеләп үтү өчен генә түгел, бай тарихы һәм мәдәни мирасы булган татар халкын хөрмәтләү өчен җыелдык. Минем әлеге гаҗәеп чараны оештыручыларга олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Астанага Мәдәният көннәрен үткәрүгә бу күләмдә делегация килгәне юк иде әле", - дип канәгатьлек белдерде Астана хакиме. Ул билгеләп үткәнчә, чын дуслык могҗиза тудырырга сәләтле, кичә генә Астанада салкын, көзге һава торышы булса, бүген, Сабан туе бәйрәмендә, - җылы һәм кояшлы. "Дуслык өчен чикләр юк һәм чын дуслык могҗиза тудырырга сәләтле", - диде Имангали Тасмагамбәтов һәм Татарстан Президентына Казакъстанга аерым мөнәсәбәт өчен рәхмәт әйтте.

Россия Федерациясенең Казакъстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бочарников, Казакъстанда Сабан туе бәйрәме ел саен узса да, быел аеруча киң колач белән үткәрелүен әйтте. "Россия белән Казакъстанда халыклар мөнәсәбәтләре безнең дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгыткан күп милләтләр яши, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар халкы безнең дуслыкны ныгытучыларның иң мөһиме булып тора", - дип белдерде М.Бочарников.

Татарстан Президенты җыелучыларны Сабан туе бәйрәме белән котлады. "Татар һәм казакъ халкы һәрчак бергә булсын", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов Казакъстан җитәкчеләренә Татарстан көннәрен оештыру һәм үткәрүдә булышканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Россияне тәкъдим итү безнең өчен зур мәртәбә", - дип ассызыклады Татарстан башлыгы һәм Татарстан Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъектларының берсе санала дип өстәде. Ул искәрткәнчә, бу көннәрдә Астанада Татарстан көннәре уңаеннан зур күләмле чаралар узган, шул исәптән татар диаспорасы белән очрашу да. "Алар Казакъстанда яшәүләреннән канәгать, биредә татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бөтен шартлар да бар диләр, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. - Биредә без Россияне тәкъдим итәбез һәм безнең дуслык тагын да ныгысын дип телибез", - дип йомгаклады ул. 

Чыгышлардан соң Астана хакиме белән Татарстан Президенты Казакъстан мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә Рәхмәт хатларын тапшырды. Сабан туе батыры Татарстан Президенты бүләге - автомобиль алачак дип игълан ителде.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100