news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Астанада Польша татарларына багышланган күргәзмә ачылды

Астанада Польша татарларына багышланган күргәзмә ачылды

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). 9 ноябрьдә Казахстан башкаласы Астанада бу илдәге Польша илчелеге тарафыннан татарларга багышланган күргәзмә ачылды. Ул «Польшадагы татарларның традицияләре һәм бүгенгесе» дип атала.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казах гуманитар-юридик университеты бинасында урнашкан күргәзмәдә 20 таблицага бүленеп Польша татарларының бүгенге көне һәм тарихы тасвирлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot