Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Астанада Казахстанда яшәүче татарларның очрашуы булды
15 августта Астанада Казахстанда яшәүче татарларның рәсми булмаган очрашуы узды. Мондый формат беренче тапкыр оештырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Егетләр һәм кызлар танышу, аралашу һәм вакытны бергәләшеп файда белән үткәрү өчен Казахстанның төрле шәһәрләреннән (Петропавловск, Караганда, Саран, Павлодар, Астана) килде. Күп кенә катнашучыларга бу очрашуда катнашу өчен зур юл үтәргә туры килгән. Шуңа күрә очрашу ахырында һәр кунакка истәлеккә кечкенә бүләк тә тапшырылды.
Җыелыш вакытында катнашучылар уртак татар проектлары һәм оештырылачак чаралар турында фикер алышты. Мондый очрашулар даими рәвештә үтәргә тиеш дигән карарга килделәр. Шундый ук форматтагы чираттагы очрашу 12 сентябрьдә Баянауыл авылында узачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз