news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Астанада Казахстан халкы ассамблеясе призларына халыкара көрәш ярышлары узды

Астанада Казахстан халкы ассамблеясе призларына халыкара көрәш ярышлары узды
Фото: Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте

26 февральдән 1 мартка кадәр Казахстан башкаласында Казахстан халкы ассамблеясе призларына традицион көрәш төрләре ярышлары үткәрелде. Фестиваль кысаларында милли көрәшнең өч төре – татар көрәше, билбаулы көрәш һәм алыш (кыргыз милли спорт төре) тәкъдим ителде. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казахстан халкы ассамблеясенең эшчәнлеге этникара татулыкны һәм толерантлыкны ныгытуга, мәдәниятләрнең үзара баюына, этносларның гореф-гадәтләрен, традицияләрен һәм телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән. Ассамблея рәисе – Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев. Турнирга мактаулы кунак буларак Казахстан милли көрәш төрләре ассоциациясе вице-президенты, Көрәш федерациясенең күптәнге партнеры һәм дусты Рафик Вәлиев чакырылган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot