news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Астанада Каюм Насыйри институты үзәгендә татар теленә өйрәтү курслары ачыла

Курсларны тәмамлаучыларга татар теле белеме дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификат тапшырыла.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Казахстанның Астана шәһәрендәге Л.Гумилев исемен йөрткән Евразия милли университетында 6 февральдән татар теленә өйрәтү буенча бушлай курслар ачыла. Курслар университет базасында эшләп килүче Каюм Насыйри институты белем бирү-мәдәният үзәге тарафыннан атнага ике тапкыр оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстанның Казахстандагы Вәкаләтле вәкиллеге.

Дәресләр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 19.00-21.00 сәгатьләрдә узачак. Курсларны тәмамлаучыларга татар теле белеме дәрәҗәсе күрсәтелгән сертификат тапшырыла.

Астанада татар теле курслары Казан федераль университеты карамагындагы Каюм Насыйри институты үзәгендә даими рәвештә 2015 елдан оештырылып килә. Евразия милли университеты базасында Каюм Насыйри институты үзәге 2014 елда ачылган иде. Казахстан башкаласында бүген 12 меңнән артык татар кешесе гомер кичерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100