news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Астанада ханбикә Сөембикә урамы барлыкка килде

Казахстан башкаласында татар халкы вәкиле исемен йөртәчәк бу икенче урам, шәһәрдә Муса Җәлил урамы да бар.

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ"). Казахстанның Астана шәһәрендәге бер урамга Казанның соңгы ханбикәсе хөрмәтенә Сөембикә дип исем куштылар. Бу хакта Казахстанның татар һәм башкортлар ассоциациясе медиаүзәге хәбәр итә.

Әлегәчә бу урамның проект атамасы - N 602 иде, яңа урамга Сөембикә исемен кушу турында карар сентябрь аенда кабул ителгән. Аңа кадәр ике ел дәвамында, 2016 елның июленә кадәр, илдә объектларга, административ- территориаль берәмлекләргә исем бирү яки аларның исемен үзгәртү сорауларын тикшерүгә моратий гамәлдә булган.

Астана акиматына 2015 ел башында кертелгән тәкъдимнәр, шул исәптән N 602 урамына ханбикә Сөембикә исемен бирү мөрәҗәгате дә быел сентябрьдә каралган, дип хәбәр итә акиматның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100