news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Астанада беренче тапкыр "Чәкчәк бәйрәме" узган

Чараны шәһәрнең "Дуслык" Татар мәгариф-мәдәни үзәге оештырган.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ", Гөлшат Ганиева). Кичә Астанада Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә беренче тапкыр "Чәкчәк бәйрәме" узган. Казахстан Республикасы бәйсезлегенең 25 еллыгы һәм республиканың Беренче Президенты көненә багышланган бәйрәм башкаланың төрле этномәдәни берләшмәләре вәкилләрен җыйган. Россия Фән һәм мәдәният үзәгенең концерт-күргәзмәләр залында Чәкчәк бәйрәме кысаларында TatFood компаниясеннән әлеге тәм-томны әзерләү буенча мастер-класс, "Мин татарча сөйләшәм" акциясе, "Татар мотивлары" татар декоратив-гамәли сәнгать һәм татар баш киемнәре күргәзмәсе дә узган. Бу хакта Казахстан татарлар һәм башкортлар ассоциациясе медиаүзәге җитәкчесе, әлеге чараның авторы һәм алып баручысы Ринат Дусумов хәбәр итте.

Чәкчәк бәйрәменең нигезе "Иң уңган татар кызы Аstana-2016" бәйгесе булган. Анда катнашучылар татар милли ризыкларын һәм чәкчәк пешерү осталыкларын күрсәткән.

"Без бәйгедә катнашучыларга яшь һәм милләт буенча чикләүләр кертмәдек. Шуңа да иң уңган татар кызы исемен алу өчен татар, казах һәм үзбәк мәдәни үзәкләре активистлары көч сынашты", - дип билгеләп үтте Ринат Дусумов.

Үзләре белән таныштырганнан соң, кызлар жюри әгъзаларын үзләре әзерләгән тәм-томнар белән сыйлаган. Алар гөбәдия, бәлеш, пәрәмәч, өчпочмак һәм башка ризыклар әзерләгән. Әмма иң күп игътибарны чәкчәкле өстәл җәлеп итте, ди оештыручылар. Кызлар әлеге тәм-томны Астананың истәлекле урыннары: "Мәңгелек ел" триумфаль аркасы, Дуслык һәм Тынычлык сарае һәм Байтерек рәвешендә ясаган. Шулай ук Казахстан белән Татарстанның дустанә мөнәсәбәтләре дә чагылыш тапкан - берничә чәкчәк ике республиканың флаглары төсендә бизәлгән. Ә ике республика флаглары кадалган манаралар ясалган "Татулык" дип аталган чәкчәк конкурсның гран-приена ия булган. Аның авторы - Л.Н.Гумелев исемендәге Евразия илкүләм книверситеты студенты Элина Слободская.

Конкурс концерт номерлары белән үрелеп барган. Сәхнәдә "Дуслык" татар фольклор ансамбле, «Астана Ғунчалари» үзбәк балалар коллективы, саксофончы JaneSax, яшь җырчылар София Цой һәм Луиза Габдехаликова чыгыш ясаган.

Бәйрәм вакытында татар тәм-томнарын сату буенча хәйрия ярминкәсе дә узган.

Чәкчәк бәйрәмен оештыру традициясен Казанда 2008 елда узган III Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар керткән. Акциянең максаты - ватандашларын милли ризык чәкчәк белән таныштыру, шулай ук яшьләрне милли гореф-гадәтләргә, мәдәниятара диалогны пропагандалауга җәлеп итү, ди оештыручылар.

Казахстанда Чәкчәк бәйрәме берничә ел рәттән оештырыла. Карагандада һәм Күкшетауда бәйрәм күркәм гадәткә әверелгән. Астанада аны "Дуслык" Татар мәгариф-мәдәни үзәге үткәргән. Аларга "Дөнья хатын-кызлары үзәге" һәм TatFood компаниясе кушылган. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлыкның Казахстандагы вәкиллеге, Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм "Таң" башкорт үзәге дә ярдәм иткән.

"Чәкчәк бәйрәме безнең "Дуслык" татар үзәге өчен узып баручы елга нәтиҗәләр чыгару булды", - дип белдерде әлеге үзәкнең җитәкчесе Җәннәт Низаметдинова. "2016 ел вакыйгаларга бай булды, без шактый зур чаралар үткәрдек, берничә амбициоз проектны тормышка ашырдык. Аны зурлап, үзебезнең тәм-томнар белән сыйланып һәм җырлар белән тәмамларга теләдек. Һәрхәлдә, килгән кунаклар бәйрәмнән дә, тәм-томнан да ләззәт тапты", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100