news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе: Барлык Яңа ел турлары да сатылып бетте

Татарстанның күпчелек шифаханәләре Яңа ел төненә һәм кышкы каникулларга юлламаларны сатып бетергән. «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе рәисе Евгений Терентьев республиканың көньяк-көнчыгыш дәвалау йортлары буенча матбугат туры барышында «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбаковага шул хакта хәбәр итте.

«Ян», «Бәкер», «Крутушка» шифаханәләрнең берсендә дә урыннар юк. Ял итәргә килүчеләр урнашырга теләүдән баш тарткан номерларны эзләсәң, мөгаен, нәрсәдер табарга буладыр. Соңгы вакытта тенденция шундый ки, бәйрәм даталарына, шул исәптән Яңа елга да, номерны ярты ел алдан белешеп куярга кирәк», - дип белдерде ул.

Агентлык әңгәмәдәше искәрткәнчә, шифаханәләрдә еш ял итүче кешеләр берничә ел элек шундый хәлгә юлыккан: октябрь-ноябрьдә үк инде Яңа ел бәйрәмнәренә ял йортында буш урыннар булмаган. Шуңа күрә алдан белешеп куя башлаганнар.

«Кешеләр Яңа ел бәйрәмнәренең үзенә ике-өч тәүлеккә килә. Аннары 2-3 гыйнварда киләләр һәм ул тагын да озаграк дәвам итә, биш-җиде көнгә сузыла. Яңа ел каникулларының башыннан ахырына кадәр ял итүчеләр дә бар, әмма алар азрак», - дип өстәде Терентьев.

news_right_1
news_right_2
news_bot