Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ассанджның әтисенә «Kazan Digital Week»та «Голос мира БРИКС» премиясен тапшырдылар
Kazan Digital Week форумында Австралиянең сугышка каршы активисты, Джулиан Ассанджның әтисе буларак билгеле Джон Шиптонга «Голос мира БРИКС 2024» премиясен тапшырдылар. Шиптон онлайн-форматта «Цифрлы күпполярлык шартларында сүз иреге: Гарантияләр һәм куркынычлар» сессиясендә катнашты.
«Зур рәхмәт әйтергә телим. Күпмедер вакыт элек Россиядән журналистлар ассоциациясе минем улыма, Джулиан Ассанджга чыкты. Бу акчалар иде, Джулиан аларны үтерелгән журналистларның гаиләләренә тапшырды», – диде Шиптон.
Бүләкне аңа нык торучанлыгы, үз эшенә тугрылыгы һәм намуслылыгы өчен тапшырдылар. Аны Австралиягә җибәрәчәкләр.
Искәртик, Джон Шиптон WikiLeaks партиясенә нигез салды һәм WikiLeaks веб-сайтын булдыруда катнашты.
Ул, Сиднейдагы митингта колакчынлы бүрек киеп чыгыш ясап, Россиягә карата теләктәшлек күрсәткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз