Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аспирантларны диссертация якларга мәҗбүр итәчәкләр
Татьяна Голикова сүзләренчә, закон проекты шулай ук фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүче яшьләрне кызыксындыру механизмнарын булдыруны да күздә тота.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Россия вице-премьеры Татьяна Голикова белдергәнчә, Хөкүмәткә аспирантура тәмамлаганнан соң кандидатлык диссертациясен мәҗбүри яклауны күздә тоткан закон проекты тапшырылган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
«Без кандидатлык диссертациясен яклауны мәҗбүр итеп куйган аспирантура институтын яңадан торгызабыз», - диде Голикова Россия Фәннәр академиясенең гомуми җыелышында.
Аның сүзләренчә, закон проекты шулай ук фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүче яшьләрне кызыксындыру механизмнарын булдыруны да күздә тота. Бу - илдә аспирантура институтын торгызу өчен кирәк.
- Россиядә мәгариф турындагы закон буенча аспирантура югары белемнең өченче баскычы санала. Гамәлдәге концепция нигезендә, аспирантура тәмамлагач, диссертацияне мәҗбүри яклау каралмаган – бу этап аспирантлар әзерләү кысаларыннан чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз