news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Җәшнә, кояш, җалтыра» керәшен культурасы конкурс-фестиваленең гала-концерты булды

«Җәшнә, кояш, җалтыра» керәшен культурасы конкурс-фестиваленең гала-концерты булды
Фото: tatar-congress.org

26 мартта, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә III «Җәшнә, кояш, җалтыра» («Свети, о Солнце, сверкай») керәшен культурасы конкурс- фестиваленең гала-концерты булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс-фестиваль күренекле керәшен шагыйре Яков Емельяновның тууына 176 ел тулу уңаеннан, Татарстан мәдәният министрлыгының Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәге һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды.

Гала-концертны К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Артём Пискунов алып барды. Ул бу конкурсның Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап, ике турда үткәрелүе хакында искәртте.

Бәйгегә 79 гариза килгән, шуларның 76 сы конкурс шартларына туры килә, дип табылган. Бәйгедә катнашучылар «Автор-башкаручы. Шигырь», «Автор-башкаручы. Җыр», «Керәшен шагыйрьләре шигырьләрен укучылар» номинацияләрендә көч сынашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot