Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ашлыкка бәяләр түбән булганлыктан Татарстан җитештерүчеләренә 301 млн сум ярдәм бирелгән
Быел Татарстан җитештерүчеләренә 206 мең тонна сатылган ашлык өчен 301,5 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
«Ашлык бәяләре бик түбән. Бигрәк тә бөртеклеләргә. Әмма бөртекле культуралар җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен Россия Хөкүмәте сатылган ашлык өчке чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия бүлеп бирә», – дип белдерде министр.
15 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, НДСны исәпкә алып, бер тонна ашлыкның уртача сатып алу бәяләре түбәндәгечә:
3 нче класслы бодай – 11,5 мең сум;
4 нче класслы бодай – 9,9 мең сум;
терлек азыгы өчен бодай – 8,7 мең сум;
арыш – 13,5 мең сум;
арпа – 8,8 мең сум.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз