news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» белгече: Татарстанда быел, мөгаен, каты бодай булыр

«Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» белгече: Татарстанда быел, мөгаен, каты бодай булыр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Быел Татарстанда каты бодай булуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге»нең Татарстандагы филиалы директоры Татьяна Менликиева әйтте.

«Бөртекләрнең сыйфаты күбесенчә һава торышыннан тора. Быел, мөгаен, каты бодай булыр. Без моңа бик шат булырбыз, чөнки бу безнең өчен бер алга китеш. Бу - яхшы», - диде ул.

Аның сүзләренчә, клейковина, аксымга күрсәткечләре һава торышыннан тора. Ул узган елда ашлыкны тикшергәндә еш кына пестицидлар ачыкланганын әйтте. Белгеч бу күренешне корылык белән бәйләде.

«Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кулланган пестицидлар яңгыр белән юылмаган да, җыелып барган. Кояш күбрәк булган саен, өченче һәм дүртенче класс бодай алу мөмкинлеге арта», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100