news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ашлык килешүе буенча сөйләшүләр: Россия һәм АКШ катлаулы диалогка әзерләнә

Россия һәм АКШның киләсе дүшәмбедә Кара диңгез ашлык инициативасын яңарту турында сөйләшүләре гади булмас кебек. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.

Песков сүзләренчә, Россия килешүне яңарту ихтималы турында фикер алышырга әзер, әмма хәл ителмәгән күп кенә мәсьәләләр бар. Ул искәртеп үткәнчә, узган килешүдә БМО һәм әлеге оешманың генераль секретаре Антониу Гутерриш аның гарантлары булды, Мәскәү үзенең барлык йөкләмәләрен дә үтәде, ә Россиягә кагылышлы вәгъдәләр тормышка ашмады.

Кара диңгез ашлык инициативасы (ул «ашлык килешүе» буларак та билгеле) Украина ашлыгын Кара диңгез портлары аша алып чыгу, шулай ук Россия авыл хуҗалыгы продукциясе һәм ашламалар экспортын нормальләштерүгә юнәлдерелгән. Әмма, Мәскәү мәгълүматлары буенча, Украина ашлыгының шактый өлеше Көнбатыш илләренә җибәрелгән, ә мохтаҗ дәүләтләргә бик аз өлеше генә калган. Моннан тыш, санкцияләр дә Россия товарларын читкә чыгаруга комачаулавын дәвам итә. Йөкләмәләр үтәлмәү сәбәпле Россия 2023 елда килешүдән чыккан.

Искәртеп үтәбез, 24 мартта Эр-Риядтагы сөйләшүләрдә Россия делегациясен Федерация Советының халыкара эшләр комитеты рәисе Григорий Карасин һәм Федераль иминлек хезмәте директоры киңәшчесе Сергей Беседа җитәкләячәк. Консультацияләр РФ һәм АКШ Президентлары Владимир Путин белән Дональд Трампның телефоннан сөйләшүе барышында килештерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100