news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Асланидзе Абесалом: Грузиянең Батуми шәһәрендә яңа мәчет төзү мәсьәләсе һаман "ачык" кала

"Грузиядә Исламга тискәре караш юк, мөслимнәр мәчетне кайда төзергә теләсә, шунда төзи", – ди Грузия мөгаллиме.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Грузиянең Батуми шәһәрендә яңа мәчет төзелеше мәсьәләсе һаман ахыргача хәл ителмәгән. Бу хакта бүген Казанда халыкара конференциядә Грузиянең Шота Руставели исемендәге Батуми дәүләт университеты философия департаментының өлкән мөгаллиме Асланидзе Абесалом сөйләп үтте.

Искәртеп үтик, бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Попечительләр советы залында, “Мультимәдәни дөньяда ислам” VII халыкара форумы кысаларында, “Совет чорыннан соң яшьләрнең дерадикализациясе проблемалары” темасына халыкара конференция уза.

“Грузиядә Исламга карата беркайчан да тискәре мөнәсәбәт булмады. Мөслимнәр мәчетне кайда төзергә теләсә, шунда төзи. Әмма Батумида яңа мәчет төзелеше мәсьәләсе һаман ачык кала бирә”, – диде Асланидзе Абесалом.

Батумида яңа мәчет төзелеше турында 4 ел элек сүз кузгатылган булган. Ниятнең берничә ел дәвамында гамәлгә ашмавын Грузия мөгаллиме башыннан ук бу мәсьәләнең сәясәтләштерелгән булуы белән аңлата.

“Безнең Батумида мәчет бар инде, аны киңәйтү мөмкинлеге дә бар, әмма мәчетнең өчтән бер өлеше коммерция максатларында файдаланыла. Шул ук вакытта тагын яңа мәчет турында сүз алып баралар. Мәчет ачылышында читтән билгеле бер көчләр кызыксына булса кирәк. Мәчеткә башта Солтан Азиз исемен бирү турында тәкъдим булган иде. “Мәчеткә ник исем кирәк” дигән сүзләр дә булды. Аннары мөселманнар яңа мәчетне Грузиянең милли геройлары җирләнгән урында төзергә теләделәр. Кыскасы, бу мәсьәлә сәясәтләштерелсен өчен барысы да эшләнде. Дәүләт мәчет төзүдән баш та тартмый, әмма әле ахыргача карар кабул итүдән дә тыелып тора”, – диде Асланидзе Абесалом “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Грузиядә 300ләп мәчет бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot